Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Иң өлкән әлмәтле патша чорында ук туган

Әлмәт районында яшәүче Зәрига Шәйдуллинага 107 яшь тулды.

Түбән Мактамада яшәүче Ак әби туган көне уңаеннан кунаклар кабул итте – аны ветераннар советы рәисе, балалары һәм якыннары котлады.

Әлмәт районында Зәрига әби - иң өлкән кеше. Беренче бөтендөнья сугышы, революция, Бөек Ватан сугышы, үзгәртеп кору еллары - аның кебек бу кадәр вакыйгаларны күргән, безнең төшләргә дә кермәгән ачлык-ялангачлык, юклык заманын, сугыш кичкән кеше төбәктә башкача юк.

Зәрига Шәйдуллина Россия империясендә патша чорында ук Түбән Мактамада крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Өч ел мәдрәсәдә укырга өлгерә. Өлкән буынга балачактан ук өлкәнәергә туры килә - ул елларның кырыслыгын тарих битләреннән яхшы беләбез. Күпләр «кулак» дип кара тамга ала, михнәт чигеп яшәргә мәҗбүр була. 1929 елларда Зәрига әбинең гаиләсе дә әнә шул рәхимсез исемлеккә эләгә, аларны да туган якларыннан озаталар. Әмма Зәрига күршеләрендә качып кала. Соңрак кыз Нәдер егете Сәет белән ярәшеп, яшьләр бергәләп тормыш корып җибәрә.

Зәрига әби гомере буена Нәдер авыл җирлегенең «Зәй» колхозында хезмәт куя. Үзе иҗат иткән бәетләрендә көйләнгән ачы Бөек Ватан сугышы аларның гаиләсенә дә кагыла. Сәет фронтка киткәч, балалар тәрбияләү, көнне-төнгә ялгап яшәү өчен көрәшү, җиңү хакына хезмәт куюлар аны да сыный, әмма Зәрига сыгылмый.

Тормыш иптәше белән алар җиде бала тәрбияләп үстерәләр, кызганычка каршы, үсмер чакта икесе фаҗигагә юлыгып, бакыйлыкка күчә. Бүген балаларының бишесе дә лаеклы ялда, оныклары, оныкчыклары бар.

- Әни Беренче бөтендөнья сугышын, Икенче бөтендөнья сугышын кичкән. Әти фронтка алынгач, ул дүрт баласы белән ялгызы кала, шулай да хәләл көче, эш сөючәнлеге белән авырлыкларны ерып чыккан, - ди йөзьяшәрнең улы Расыйх абый.

Зәрига әби үз бәяннарын әле дә укый. Ялгышмыйча, моңлы итеп укуы һәркемне сокландыра. Ак яулыклы Ак әби шулай ук эзлекле итеп теләкләрен дә җиткерә.

Туган көн уңаеннан юбилярга бик күп җылы сүзләр яңгырады. Аны 107 яше белән ветераннар советы рәисе Василий Самойлов котлады. Зәрига Шәйдуллина туган көнен үзенең зур гаиләсе белән бергәләп билгеләп үтте.

Гөлназ Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса