Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яңа уку елыннан студентлар вузларда битлек кияргә тиеш булачак

Укытучыларны битлекләрдән тыш перчаткалар да кияргә мәҗбүр итәчәкләр.

Яңа уку елында коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, студентлар дәресләр вакытында битлек киеп йөриячәк, ә укытучылар — перчаткалар да. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде.

«Студентлар уку вакытында битлекләрдә булырга тиеш. Педагогик состав һәм башка персонал да битлек һәм перчаткаларда эшләргә тиеш. Иҗади дәресләр үткәргән вакытта лектор һәм студентлар битлекләрсез була ала", - диде Трофимова.

Моннан тыш, керү юлында бөтен кешегә дә температураны үлчәтергә тиеш. Моны көнгә ике тапкыр эшләргә кирәк булачак.

Вузларга керү һәм гомуми файдалану урыннарында санитайзерлар куелырга тиеш, дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә барлык аудиторияләр җилләтергә тиеш. Ачылыр алдыннан вуз махсус дезинфекция чаралары кулланып генераль җыештыру үткәрергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса