Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Швейцария «роботы» дәвалый башлый

Медсанчастьта эшләп килүче медицина реабилитациясе үзәгенең инновацион җиһазлар паркы роботлаштырылган комплекс белән тулыланды.

Әлеге комплекс инсульт, имгәнүләр һәм терәк-хәрәкәт аппараты, үзәк нерв системасы авырулары кичергән пациентларга йөрү күнекмәләрен торгызырга, зыян күргән мускул төркемнәрен ныгытырга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Кабат кайтару зарур

2020 елның августында медсанчасть составында реабилитация үзәге ачылды. Әлмәтнең «Здоровье» санаторий-профилакторие мәйданчыкларында урнаш-кан бу үзәк республикабыз көньяк-көнчыгышында яшәүче, сәламәтлекләрен торгызуга мохтаҗ булган барлык кешеләргә заманча технологияләр һәм дөньякүләм тернәкләндерү медицинасы казанышларын тәкъдим итүне күздә тотып булдырылды.

- Медицина реабилитациясе үзәге «Татнефть» компаниясе инициативасы һәм финанс ярдәме белән оештырылды. Проектның социаль әһәмияткә ия булуы терәк-хәрәкәт аппараты, үзәк һәм периферик нерв системасы авырулары, йөрәк-кан тамырлары патологиясе һәм физиологик тайпылышлар белән бәйле башка халәтләрнең киң таралуы белән аңлатыла, - дип сөйләде «Татнефть» ААҖ медсанчасте баш табибы Гөлсинә Шәмсиева.

- Үзәкнең төп эшчәнлек юнәлешләре түбәндәгеләр: медицина реабилитациясе/дәвалап бетерү - медицина күрсәткечләре буенча тернәкләндерүнең алдагы этапларына мохтаҗ пациентларга карата кулланыла; санатор-курорт дәвалавы; валеопротекция - сәламәтлек ягыннан тайпылышлары булмаган, әмма аны ныгытырга теләгән ке-шеләр өчен сәламәтлек сак-лау технологияләре.

Дөнья стандартлары буенча

Әлмәттә урнаштырылган Lokomat роботлаштырылган комплексы - Татарстан Республикасында икенче. Беренчесе Казанда урнашкан. Җиһаз Россиядә 2004 елдан бирле кулланыла. Бу вакыт эчендә ул этаплап камилләштерү узган һәм бүген дөнья роботлаштырылган локомотор терапиясе эталоны булып тора.

«Татнефть» ААҖ медсанчасте белгечләрен әлеге җиһазда эшләргә өйрәтү өчен нефтьчеләр каласына табиб-невролог, робототехниканы клиникага кертү бүлеге җитәкчесе, инструктор Сергей Зуев чакырылган.

- Комплекс нормаль хә-рәкәт итү һәм йөрү мөмкин-леге бозылган пациентлар өчен билгеләнгән, - дип аң-латма бирде Сергей Зуев. - Кешенең гадәти йөрешенә максималь якынайтылган роботлаштырылган йөреш хисабына хәрәкәт итү стереотибын торгызу һәм үзәк нерв системасын моның өчен кирәкле импульсларны тапшыруга кертү бара, биологик кире элемтә принцибы (БОС) буенча торгызу механизмнары эшли башлый.

Иң мөһиме - нәтиҗә

Lokomat комплексында күнегүләрне башлар алдыннан кешенең параметр-лары җентекләп өйрәнелә, аннары алар аның шәхси үзенчәлекләренә көйләнүче компьютер программасына кертелә. Дәресләр берничә юнәлеш буенча алып барыла, нәтиҗәдә пациент беренче сеанслардан соң ук үзенең халәтендә билгеле бер үзгәрешләр сизә һәм югалган күнекмәләрнең акрынлап торгызыла баруын билгеләп үтә.

- Роботлаштырылган комплекста берничә көн элек шөгыльләнә башладым, - дип сөйләде үзәк пациенты Сергей Горбунов. - Миңа 55 яшь. Биш ел элек инсульт кичергән идем. Озак вакыт дәвамында уң аягымны сизмичә генә йөрдем. Бер адым атлау өчен дә һәрвакыт аягыма карарга һәм адымны ясый алуыма инанырга туры килә иде.

Роботның барлык ортезлары, манжеталары тәгаен кешенең анатомик параметрларына индивидуаль көйләнә, дип аңлатты табиб-невролог Сергей Зуев. Пациент кабат занятиеләргә килгәч, аның шул ук мускуллары эшкә җигелә, беренче занятие вакытындагы кебек, күнекмәләргә шул ук позицияләр җәлеп ителә. Бу терәк-хәрәкәт аппаратының атрофияләшкән, ягъни эш-ләми башлаган өлешләрен күнектерергә генә түгел, ирешелгән нәтиҗәне ныгытырга да мөмкинлек бирә.

Беренче занятие вакытында ук Сергей Горбунов күптән онытылган хисне - авыру очлыгында чәнчү тоюын билгеләп үтте. Икенче тапкырында күптән инде атрофияләшкән һәм сизми дә башлаган мускулларының тартылуын тойган ул.

- Тренажерга өметем зур, - дип кичерешләре белән уртаклашты Сергей Александрович. – Ике занятиедә үк мондый нәтиҗәләргә иреш-кәнмен икән, тулы курстан соң күпкә яхшырак хәрәкәт итә алачагыма һәм, ниһаять, иҗтимагый тормышта һәм якын кешеләремнең тормышында нәшатрак катнаша алырыма ышанам.

Һәркем дәвалана ала

Медсанчастьның баш табибы Гөлсинә Шәмсиева сүзләренә караганда, авыруларны дәвалауда үз-вакытында медицина ярдәме күрсәтү - уңай нәтиҗәгә ирешүнең төп шартларыннан берсе. Шул ук вакытта максатка ирешү юлында тернәкләндерү терапиясе, реабилитация дә бик мөһим.

- Медицина реабилитациясе үзәгендә һәм ОМС полисы буенча яңа аппаратта республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче һәр кеше дәвалана ала, - дип сөйләде табиб-невролог, үзәк җитәкчесе вазифаларын башкаручы Раушания Дәүләтшина. - Моның өчен тиешле тикшерүләр һәм яшәү урыны буенча поликлиникадан гомуми практика табибының яки профильле белгечнең юлламасы булу зарур.

Күптән түгел генә капиталь ремонт һәм киң колачлы яңадан җиһазландыру үткән үзәктә, роботлаштырылган комплекстан тыш, иң заманча җиһазлар бар, тернәкләндерү меди-цинасының өр-яңа эшлән-мәләре кертелгән, дөнья практикасында үзләрен күрсәткән тернәкләндерү методикалары кулланыла.

Тәҗрибәле белгечләр: невролог, травматолог, кардиолог, физиотерапевт, рефлексотерапевт, психолог, логопед, дәвалау физкультурасы инструкторлары күзәтүе астында үзәк пациентлары «Экзарта» кинезиотерапия комплексында, «Имитрон» йөреш имитаторында, тигезлекне торгызу өчен «Баланс» тренажерында, AlterStep динамик тренажерында, «Аника» тернәкләндерү тренажерында, биологик кире элемтәле Reaterra терминалында шөгыльләнә ала. Үзәктә шулай ук зур һәм вак моториканы торгызу, югары очлыклар хәрәкәтен координацияләү өчен комплекслар, тәннең аерым өлешләрен җәлеп итү өчен хәрәкәтләндерү аппаратлары һәм башка бик күп әйберләр бар. Аларның һәркайсы уникаль, һәм бу җиһазларда дәваланып, пациентлар, һичсүзсез, үз сәламәтлекләрен ныгыту, эмоциональ кәефләрен яхшырту, яңадан җәмгыятьнең актив әгъзаларына әйләнү мөмкинлеге алалар.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен телефоннар: (88553) 38-60-12, 38-60-18.

(«Нефтяные вести», 43 нче сан, 28.10.2020 ел)

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса