Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә шәһәрне ябу турында сүзләр йөри

Бүген Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Инстаграмда уздырган чираттагы туры эфиры барышында бу уңайдан аңлатма бирде.

Катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә Әлмәтне карантинга ябарга планлаштырулары турындагы имеш-мимешләрне башлык кире какты. Ул ассызыклаганча, бу уңайдан федераль һәм республика хакимиятеннән бернинди күрсәтмә дә юк. Шулай да коронавирус белән бәйле вәзгыять һаман да тотрыклы түгел, әмма ул контрольдә, дип билгеләп үтте ул.


Район башлыгы иртәгә, 27 июньдә, Бөтенроссия Яшьләр көне билгеләп үтелүен дә искә алды. Яшьләрне бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса