Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт укучыларына беренче ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия дәресе үткәрделәр

28 февраль көнне «Кванториум» балалар технопаркында балалар өчен беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер – класс оештырылды.

Аны «Татнефть» ААҖ һәм шәһәр медсанчастенең хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Лилия Лотфуллина һәм палата шәфкать туташы Регина Минһаҗева үткәрде.

Чара  беренче ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия дәресе кысаларында оештырылды. Акциянең максаты – беренче ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча медицина грамоталылыгын арттыру.

Мастер-класс барышында хезмәткәрләр балаларга «ашыгыч ярдәм» бригадасы килгәнче  беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү турында сөйләделәделәр. Манекен-симуляторда йөрәк-үпкә реанимациясе нигезләрен дә  аңлатып уздылар.

Шуннан соң балалар белемнәрен практикада ныгыттылар.  Теләге булган һәркем үзен реанимация чараларын үткәрүдә сынап карый алды.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса