Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлек саклау министрлыгы ял көннәрен өйдә уздырырга киңәш итте

Җәмәгать урыннарында ял итүдән баш тарту короновирус инфекциясе белән зарарланучыларның санын арттыруны булдырмаска ярдәм итәчәк.

Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов Россия кешеләренә ял көннәрендә өйдән чыкмаска һәм җәмәгать урыннарында ял итүдән баш тартырга киңәш итте. Аның сүзләренчә, җәяү һәм җәмәгать транспортында йөрүләрдән баш тарту Covid-19 авыруы таралуын киметергә ярдәм итәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Кайбер төбәкләрдә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Без гражданнарга якынлашып килүче ял көннәрен өйдә гаиләләре белән уздырырга киңәш итәбез. Кунакка барудан, җәмәгать урыннарына йөрүдән тыелып торуыгызны, җәмәгать транспортын куллануны чикләүне сорыйбыз», — диде Кузнецов.

Моннан тыш, Кузнецов россиялеләрне социаль дистанцияне саклау, санитар нормаларны үтәү һәм битлекләрне куллану турында онытмаска чакырды.

«Барлык гражданнарны медицина хезмәткәрләренә һәм сәламәтлек саклау системасына ярдәм итәргә һәм авыручылар саны арту белән бәйле йөкләнешне кискен арттыруны булдырмаска чакырабыз», — дип өстәде ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса