Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт районында яңа ФАП ачылды

ФАП өч авылдагы 257 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

Бүген Ерак Ивановка авылында «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында төзелгән яңа ФАП ачылды.

ФАП якындагы өч авылга - Ерак Ивановка, Баграж Никольское һәм Кече Баграж авылларында яшәүче 257 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Модульле ФАП барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм мебель белән җиһазландырылган. Монда  диспансеризация, вакцинация һәм ЭКГ узарга мөмкин булачак. Әлеге ерак торак пунктларда яшәүчеләр өчен медицина хезмәтләренең сыйфаты яхшыра.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса