Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирне чикләү хәерле

Ноябрь – кышның бусагасы саналса да, көннәр әлегә бер дә салкын түгел, кар да юк, ә менә җил һәм яңгыр теңкәгә тия.

Мондый һава торышы гадәттә ОРВИ, грипп авыруларының тизрәк таралуына сәбәпче була. Шулай да Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнары буенча территориаль бүлеге начальнигы Ирина Хәйруллина бу уңайдан әлмәтлеләргә борчылмаска киңәш бирә, чөнки әлеге авыруларның күрсәткечләре узган ай дәрәҗәсендә икән. Вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны эпидемик бусагадан 7,3 процентка түбәнрәк тә булып чыкты. Шунысы да бар – халык коронавирус белән дә авыруын дәвам итә икән әле. Авыру еш кына җиңел формадагы ОРВИ кебек уза, авырулар өйдә дәвалана, дип ышандыра табиблар. Гриппның җитди үсешен гадәттәгечә ноябрь азакларына һәм декабрьдә көтәләр, әлегә авыру очраклары аз.

 

Агымдагы елның 10 аенда Әлмәт җирлегендә инфекцион авырулар белән чирләүнең 32742 очрагы, паразитар авыруларның 436 очрагы теркәлгән булган. Соңгы вакытта эчәк авырулары, вируслы гепатит, коклюш, җил чәчәге, пневмония кебек чирләр күзәтелгән. Кызамык белән авыручыларның саны исә узган ел күләмендә теркәлгән булып чыкты.

 

– Әлмәт җирлегендә кызамык эпидемиясен булдырмау өстендә оператив чаралар күрдек. Бу авыруга каршы прививка ясатылмаган бер бала белән контактта булган кешеләрне тиз арада ачыклап, 100 ләп кешегә вакцинация үткәрергә өлгердек. Соңгы елларда скарлатина, коронавирус инфекциясе белән чирләүчеләр санын киметү өстендә дә эш алып барылды. Бүген безне тикшерүләр вакытында балалар арасында ВИЧ һәм гонококклы инфекцияләр ешрак ачыклана баруы аеруча борчуга сала. Этләр һәм башка төр хайваннар тешләүдән зарар күрүчеләрнең дә саны елдан-ел арта бара. Быел инде мондый очраклар 20,2 процентка арта төште, зыян күрүчеләрнең 31 проценты да балалар. Соңгы 15 ел эчендә беренче тапкыр терлекчелек комплексларында эшләүчеләр арасында бруцеллез йоктыруның ике очрагы ачыкланды. Фермерлык хуҗалыкларында бу уңайдан эпидемиягә каршы чаралар күрелде, – дип белдерде баш санитар табиб.

Балалар арасында профилактик прививкалар ясауны активлаштыру өстендә эш алып барылса да, бүгенге көндә дин белән бәйле сәбәпләр аркасында 246 бала әлеге чарадан баш тарткан. 

– Узган елны эпидемия сезоны барышында грипп һәм ОРВИ белән әлмәтлеләрнең 18,3 % ы авырган иде. Бүгенге көндә инде грипп белән авыруның 133 очрагы теркәлде. Бу A (H1N1)/2009 вируслы грипп. Грипп вирусларының елдан-ел төрлеләнә баруы һәркемгә мәгълүм, шуңа күрә дә вакцинаны ел да ясатырга кирәк, – дип искәртте Ирина Хәйруллина. Ул шулай ук төрле вируслар таралганда пациентка вирусологик тикшерү үткәрү мөһимлеген дә әйтте. Мәсәлән, ПЦР-диагностика 15-20 минут эчендә авыруда грипп яки Covid-19 булуын билгеләргә мөмкинлек бирә торган нәтиҗәле экспресс-метод санала. Моннан тыш баш санитар табиб әлмәтлеләрдән оешмага кергән мөрәҗәгатьләр белән таныштырып узды. Алар арасында шәһәрдәге һәм авыллардагы атмосфера һавасының торышыннан зарланучылар (17 кеше), эчә торган су сыйфатыннан канәгать булмаучылар (12 кеше), азык сыйфатының нормаларга туры килмәгәнлеген хәбәр итүчеләр (18 кеше) дә бар. Кулланучылар өлкәсенә кагылышлы 208 мөрәҗәгать буенча тикшерүләр уздырылып, чаралар күрелгән.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса