Пациентлар курыкмыйча йөри алачак.
Әлмәттә үзәк район хастаханәсе территориясендә уңайлы җәяүлеләр зонасы булдырырга планлаштыралар. Бу хакта туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.
- Больница янында пациентлар саф һавада йөри алсын өчен яшеллекләр, ял итү урыннары барлыкка киләчәк, – диде Әлмәт районы башлыгы.
Тимур Нагуманов искә төшергәнчә, 2024 елның мартында кабул итү-диагностика бүлеге ачылган. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча стационар бүлекчәне капиталь ремонтлау дәвам итә.
– Хәзерге вакытта Татарстан җитәкчелеге һәм «Татнефть» компаниясе ярдәме белән хастаханә шәһәрчегенең бөтен территориясен үзгәртеп кору буенча глобаль проект тормышка ашырыла. Киләсе кышка, язга күчү мөмкинлеге булган беренче чираттагы бурыч – инженерлык челтәрләрен күчерү һәм аларны яңарту, – дип хәбәр итте район башлыгы.
Парковка зонасын да игътибарсыз калдырмаячаклар. Хәзер белгечләр аны медицина учреждениесеннән читтә ясау вариантларын эзлиләр.