Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сак булыгыз: СПИД таралудан туктамый

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.

Әлегә дәвасы табылмаган бу авыру кешегә гадәттә җенси юл белән һәм энәләр кулланудан йога, кан аша килеп эләгә.

Әлмәт СПИД-үзәге хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 28 ноябренә Әлмәт муниципаль районында 2660 ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланган. Диспансер исәбендә 1270 кеше тора. Авыруларның иң зур дәрәҗәсе 30-59 яшьлекләр төркемендә күзәтелә. ВИЧ-инфекциянең төп таралу юлы булып җенси юл кала.

ВИЧ-инфекция - ретровирус, ул иммун системасының күзәнәкләрен зарарлый, аларның функциясен киметә яки күзәнәкләрне җимерә. Башлангыч стадияләрдә инфекция симптомнарсыз уза. Әмма аның прогрессивлашуыннан иммун системасы зәгыйфьләнә һәм авыру кешенең организмы төрле инфекцияләрдән саклану мөмкинлеген югалта.

Кеше организмы мөстәкыйль рәвештә ВИЧтан котыла алмый. Аны дәваламау СПИД үсешенә китерергә мөмкин. Антиретровирус терапиянең вакытында башлануы, дарулар кабул итү, табиб киңәшләрен үтәү озын гомер кичерергә мөмкинлек бирә.

Искәртеп узабыз, кул кысышканда, кочаклашканда, үбешкәндә, черкиләр һәм башка бөҗәкләр тешләгәндә кеше вирус йоктыра алмый. Шулай ук ВИЧ гомум кулланылышта булган савыт-сабалар, ризыклар аша да күчми.

Эпидемиягә каршы көрәш эшенә һәркем үз өлешен кертә ала. Вакытында тест узып, үзеңне һәм якыннарыңны саклап калу бик мөһим.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында Әлмәт муниципаль районында мәктәпләрдә, яшүсмерләр клубларында, урта-махсус һәм югары уку йортларында, шәһәр оешмаларында мәгълүмати-профилактик чаралар үткәрелә. ВИЧ буенча экспресс-тестның мобиль пунктлары «Юбилейный» Спорт сараенда, Яшьләр үзәге каршындагы мәйданда һәм «Панорама»да эшләде.
Тикшерүне үзегезнең поликлиникагызда яки СПИД-үзәгендә (Түбән Мактама,
Промышленная ур., 1а)
эш көннәрендә уза аласыз. 
ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация һәм мәгълүматны
 
8(8553) 36-20-17, 36-20-18 телефоннары аша алырга мөмкин.

Резедә Шәмсуллина әзерләде

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса