Әлмәт районы авылларында яшәүчеләр стоматологка тизрәк эләгә алачак
Әлмәт район үзәк хастаханәсендә табиб-стоматолог Ангелина Павлова эшкә кереште.
Ул 2022 елда Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгының «Стоматология» белгечлеге буенча Ижау дәүләт медицина академиясен тәмамлый.
2022 елның 5 сентябреннән Ангелина Юрьевна Әлмәт район үзәк хастаханәсендә табиб-стоматолог булып эшли, Рус Акташы һәм Елхово авылларында яшәүчеләргә югары квалификацияле стоматологик ярдәм күрсәтә. Хәзер район үзәк хастаханәсе бүлекчәләренә беркетелгән һәр авыл кешесенең сыйфатлы һәм уңайлы стоматологик ярдәмне бушка алу мөмкинлеге бар.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа