Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт медсанчастендә нейрохирургия бүлеге ачылды

Белгечләр якын-тирә районнар халкына махсуслаштырылган ашыгыч, кичектергесез һәм планлы ярдәм күрсәтәчәк.

Әлмәтнең медсанчастендә Татарстанның көньяк-көнчыгышында беренче  нейрохирургия бүлеге ачылды. Бу хакта медсанчастьнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Бүлек җитәкчесе итеп югары квалификацияле табиб-нейрохирург, медицина фәннәре кандидаты Илдус Мостафин билгеләнде. Бүлек 20 койкага исәпләнгән. Биредә шулай ук 3 табиб-нейрохирург эшли: М.Ф. Сәгдиев Р. Р., Мөбәрәков Р. Б., Янгиров Ю. М», – дип аңлаттылар медсанчастьнең матбугат хезмәтендә.

Бүлектә якын – тирә районнар-Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Чирмешән һәм Нурлат районнарында яшәүчеләргә махсуслаштырылган ашыгыч, кичектергесез һәм планлы ярдәм күрсәтеләчәк.

Ел саен медсанчастьтә баш һәм арка миенә,  умыртка баганасының төрле бүлекләренә 350 гә якын операция ясала.

 

 

Фото: медсанчасть.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса