Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәткә Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина килде

Ул Әлмәт территориаль бүлегенә, аерым алганда, җитәкче Ирина Хәйруллинага, шәһәрнең барлык хезмәтләренең команда эшенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов ассызыклаганча, районда коронавирус пандемиясе вакытында хакимият барлык карарларны роспотребнадзор территориаль бүлеге белән берлектә кабул иткән.

«Бу киеренке чорда башка юнәлешләр буенча да эш тукталмады: башка йогышлы авыруларны профилактикалау, кулланучылар хокукларын яклау, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау, су, һава, туклану, азык-төлек торышын контрольдә тоту, хезмәт шартларын контрольдә тоту буенча эшләр башкарылды. Хәзер Идарә алдында яңа коронавирус инфекциясен таратуда ирешелгән тотрыклылыкны саклау буенча бурычлар тора. Ведомство хезмәткәрләре эпидемиягә каршы таләпләрнең үтәлешен контрольдә тота, халыкны вакциналаштыруга чакыра, аңлату лекцияләре үткәрә. Безнең районга җайга салынган эш өчен рәхмәт белдерелде. Безнең өчен ул бик кыйммәт", - дип белдерде үзенең инстаграмында район башлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса