Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт табибы COVID-19 буенча статистиканың дөрес түгел икәнлеген белдерде

Әлмәт үзәк район хасатаханәсенең табибы Рөстәм Насретдинов үзенең инстаграмында коронавирус буенча статистика дөрес диагноз куймау нәтиҗәсендә ясалма рәвештә түбәнәя, дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, бу җитешсезлекнең берничә сәбәбе бар, алар вакцинацияләүнең мөһимлеген раслыйлар.


Рөстәм Насретдинов авыручыларның саны борыннан алынган материалга нигезләнеп санала ди. Анализларның бер өлеше ялган булырга мөмкин, ягъни пациент авырса да, анализ аның авырганын күрсәтми, тискәре була.

"Без сәламәтләнгән һәркемне тикшермибез. Әгәр, ким дигәндә, ике атнадан соң, антитәнчекләргә анализлар алсалар, статистика башка саннарны күрсәтер иде: авырулар саны берничә тапкыр артыр иде”, – ди Насретдинов.

Аның сүзләренә караганда, авыруларның 70% ы коронавирусны симптомсыз кичерә. Аларның күбесе авыру йоктырганын белми дә.

Хастаханәгә уртача авыр яки авыр хәлдә булган кешеләр генә эләгә: югары температура, үпкәләрдә авырту, ютәл, интоксикация һәм башка өзлегүләр күзәтелә.

Шуның аркасында табиб вакцинадан баш тартмаска чакырды:
"Сезнең фикерегез сезнең үзегез өчен бик мөһим. Ә минем өчен галим-вирусологларның фикере мөһим. Мин шәхсән үзем исбатлау өчен вакцина ясадым: өзлегүләр юк диярлек. Беренче көнне зур булмаган температура, җиңелчә хәлсезлек һәм иньекция урынында авырту булды. Әмма болар барысы да коронавирус инфекциясенең авыр агымы белән чагыштырганда, шундый вак-төяк”.

Рөстәм Насретдинов вакцинаны Covid-19 авырган кешеләргә дә ясатырга кирәк, дип ассызыклады.

Бу иммунитетны ныгыту өчен кирәк, чөнки алга таба вирусны мутацияләнеп, кире авырырга да мөмкин.

Табиб сүзләренә караганда, кичерелгән авырудан соң берничә ай үткәч, прививка ясарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса