Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә балалар хастаханәсенең хирургия корпусын төзү тәмамланды

Яңа хирургия корпусын ачу, шәһәрдә балаларга операцияләр ясау мөмкинлеге бирәчәк.

Әлмәттә Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсе бинасының хирургия корпусын төзү тәмамланды. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төзелеш тәмамлануы турында хәбәр алгач, ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең көньяк-көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре йомгаклау тикшерүләрен үткәрә”,-дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.


Өч катлы бинаның мәйданы 2,8 мең кв. метрны тәшкил итә. Проект буенча беренче катта процедура, азык-төлек блогы, ашханә һәм хуҗалык бүлмәләре, икенче катта палаталар, өченче катта ике операция бүлмәсе урнашкан.

 

Фото: ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса