Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт үзәк район хастаханәсе республика конкурсында җиңгән

28 декабрьдә Казанда  югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсы һәм «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» конкурсы Татарстан җитештерүчеләренең югары репутациясен булдыру, предприятиеләр эшчәнлеген стимуллаштыру, җитештерелә торган товарларның һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм конкурентлылыгын арттыру максатларында үткәрелә.



Әлмәт үзәк район хастаханәсе әлеге конкурста беренче тапкыр катнашты һәм  «цифрлы ФАП» (телемедицина технологияләрен кулланып авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү) проекты белән лауреат (җиңүче) булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса