Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстан президенты Әлмәт онкодиспансерының яңа радиология корпусын карады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник онкодиспансерының Әлмәт филиалы һәм аның яңа радиология корпусы эше белән танышты. Бу хакта ТР президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Онкодиспансерның Әлмәт филиалы 2010 елдан бирле эшләсә дә, анда радиологик процедуралар өчен җиһазлар булмаган. Бу проблеманы хәл итү өчен «Татнефть» ярдәме белән яңа радиологик корпус төзелгән.

 Яңа корпус ел саен республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр өчен 30 меңгә кадәр нурланыш терапиясе сеансын үткәрергә мөмкинлек бирә. Бер сменада 60 кеше кабул ителә. 

Яңа корпуста беренче пациентлар яңа елдан кабул ителә башлар дип көтелә.

 

Фото: ТР президенты матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса