Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт медсанчастенда яңа төр операцияләр ясый башладылар

Медсанчасть белгечләре катлаулы аритмия төрләрен дәвалауда криотехнологияләр үзләштерүне дәвам итә.

Медсанчастьта 14, 15 декабрьдә үпкә кан тамырларының криобалон абляциясе операцияләре Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-аритмологы Сәгыйтов Илдус Шәкүр улы мастер-классы вакытында үткәрелде.

Ике көн дәвамында 46 яшьтән 79 яшькә кадәр булган пароксизмаль һәм персистерлаучы фибрилляция формалары булган ун пациент тикшерелгән. Барлык операцияләр дә уңышлы узган.

Операция вакытында яңа буын криобаллоннары кулланылган. Үпкә кан тамырларының изоляциясе өчен -50 градус температурада йогынты ясалганда һәр үпкә кан тамырына нибары 240 секунд кына тәэсир ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса