Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне алдыннан сәүдә үзәкләренең берсендә әлмәтлеләр өчен акция узды

Акция кысаларында теләге булган һәркем кандагы шикәр күләмен һәм холестерин дәрәҗәсен бушлай тикшертә, кан басымын үлчәтә һәм терапевт консультациясе ала алды.

Чара республика медицина профилактикасы үзәге һәм сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан оештырылды.

Әлмәт медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Гаяз Муллахмәтов үз чыгышында баш мие инфаркты яки, халыкча гади итеп әйткәндә, инсультның төп билгеләре булып көчле баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану һәм косу, йөз мимикасы үзгәрү, бер як гәүдәнең сизгерлеге югалу торуын ассызыклады. Авыру бик җитди, ул ишемик һәм геморрагик төрләргә бүленә. Беренчесендә кан тамырлары тыгыла, ә икенчесе кан басымы күтәрелеп, шул сәбәпле баш миенең кан тамырлары өзелү аркасында килеп чыга. Инсульт авыр инвалидлыкка һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин.

Гаяз Муллахмәтов билге-ләп үткәнчә, баш мие инфарктыннан котылу өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, физкультура бе-лән шөгыльләнергә, атап әйткәндә, көненә 10 км га якын ара (уртача 13 мең адым) узарга, гәүдә авырлыгын нормага китерергә, стресслардан качарга, сигез сәгать тулыкыйммәтле йокыны тәэмин итәргә кирәк. Шул ук вакытта күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш белән туклану, рационнан майлы продукцияне, шул исәптән атланмайны, барлык төрдәге казылыкны төшереп калдыру зарур. Моннан тыш, кан басымын даими контрольдә тотарга кирәк (идеалда -120 гә 80, өлкәнрәк кешеләр өчен - 130 га 80). Күрсәткечләр шуннан югары булганда табибка мөрәҗәгать итү мөһим. Ул кан басымын киметергә ярдәм итүче препаратлар билгеләячәк. Ә кешегә инсульт куркынычы яныймы-юкмы икәнен төгәл белү өчен кандагы шикәр күләменә һәм холестеринга анализлар тапшырып торырга кирәк.

Әлмәтле Рөстәм Мансуров турыдан-туры шифаханәгә мөрәҗәгать итмичә анализ тапшыру мөмкин булуына шатлануын белдерде.

- Акция турында очрак-лы рәвештә генә белеп, форсаттан файдаланып калырга уйладым. Мондый чаралар үткәрү бик әйбәт, минемчә. Чөнки холестерин дәрәҗәсен һәм шикәр күләмен белү өчен шифаханәгә болай гына барыр идемме, юкмы әле, ә сәүдә үзәгендә булганда нигә тикшерелмәскә? - дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Баш мие инфарктының беренче билгеләре барлыкка килгәндә кичекмәстән ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртырга кирәк, ул авыруны кан тамырлары үзәгенә яки неврология бүлегенә илтәчәк. Инсульт билгеләре барлыкка килүдән алып дәвалый башлауга кадәр вакыт ике сәгатьтән дә артык булмаска тиеш. Юкса соң булуы ихтимал.

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса