Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә наркотиклар таратучыны тоткарладылар

Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе хезмәткәрләре Габдрахман авылында 1993 һәм 1997 елгы ике әлмәтлене тоткарлыйлар.

26 яшьлек егетнең үзе белән 66,13 грамм үсемлек рәвешендәге наркотик матдә була. 22 яшьлек әлмәтленең «Рено Логан» автомобилендә  70,38 граммлы шундый ук матдә табыла.

Тоткарланучылар үз гаепләрен таный һәм полиция хезмәткәрләренә наркотик матдәләрне таратучылар булуларын әйтәләр. Кулга алынган вакытта алар Башкортстанга бер бакча җәмгыяте территориясендә наркотик яшерү өчен бармакчы булганнар.

Әлеге мәгълүматны тикшерү барышында иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе хезмәткәрләре тарафыннан Октябрьский шәһәрендәге бакчачылык җәмгыятендә наркотик яшерү урыннары ачыклана. Анда 6,56 грамм күләмендә тоткарланган наркотик матдәләр табыла.

Экспертиза тарафыннан 143,7 граммлы матдәләренең наркотик чарасы булуы ачыкланган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса