Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

МФЦда өлкәннәргә ярдәм күрсәтү атнасы уза

28 сентябрьдән 3 октябргә кадәр Татарстанның МФЦ филиалларында өлкән яшьтәге кешеләргә электрон сервисларны үзләштерүдә ярдәм күрсәтү атнасы узачак

Белгечләр РФ һәм ТР Дәүләт хезмәтләре, Россия Пенсия фонды порталларында шәхси кабинетны ничек булдырырга һәм, мәсәлән, дистанцион рәвештә чит ил паспорты алу, машина йөртү таныклыгы алу, хезмәт стажы һәм хезмәт хакы турында архив белешмәсенә заказ бирү, ТКХ өчен түләү, табибка кабул итүгә язылу, пенсионерларга тиешле ташламалар турында белешү һ.б. өйрәтәчәк.

Әлеге ярдәмнән файдалану өчен алдан язылу яки талон алу кирәкми. Консультантка килеп, максатны белдерү дә җитә.

Офисларның эш графигы буенча теләсә кайсы уңайлы вакытта мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса