Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Владимир Путин: Мин Президент булганда "беренче ата-ана" булмаячак

Күптән түгел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләүче эшче төркем белән очрашу уздырды. Анда закон чыгару һәм башкарма хакимият, фән, сәнгать өлкәсе вәкилләре, шулай ук күренекле җәмәгать эшлеклеләре дә катнашты.

Очрашуда күтәрелгән мөhим темаларның берсе ул - гаилә. Дәүләт Думасы депутаты Ольга Баталина белдергәнчә, гаилә белән бәйле һәр нәрсә төрле яшьтәге россиялеләрнең күпчелеге өчен төп кыйммәт булып тора. Шуңа күрә алар төп законда бу мәсьәлә тагы да югарырак дәрәҗәдә чагылырга тиеш дип саный.

- Сез беләсезме, хәтта гаилә төшенчәсе үзе дә шулай ук яклауны таләп итә. Ун ел элек мин гади, аңлаешлы "әни" hәм "әти" төшенчәләренә алмашка ниндидер универсаль сәер "беренче ата-ана" hәм "икенче ата-ана" сүзләре килер дип күз алдына да китерә алмас идем. Бүген исә бу фантастик күренеш түгел, ә кайбер илләрдәге чынбарлык, - диде Ольга Баталина.

Ул эшче төркем адресына килеп ирешкән төзәтмәләргә анализ ясау нигезендә Конституциянең 114 нче маддәсен түбәндәге норма белән тулыландырырга тәкъдим итте: "Хөкүмәт вәкаләтләренә гаиләгә ярдәм итү, аны ныгыту hәм яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләре керә".

Владимир Путин Ольга Баталинаның тәкъдимен хуплады.

- Аны кайда hәм ничек эшләүне аңларга кирәк. Сез "гаилә - ул ир-ат hәм хатын-кыз берлеге" дидегез. Ә гаилә тулы булмаган очракта? Кайбер нәрсәләргә ачыклык кертергә кирәк. Никах - ул ир-ат hәм хатын-кыз берлеге. Гаилә белән бераз башкачарак. Әмма идея үзе дөрес hәм ул үзеннән-үзе хупланырга тиеш, - дип билгеләп үтте Президент. - "Беренче ата-ана" hәм "икенче ата-ана" сүзләре мәсьәләсе буенча минем халык алдында моңа кадәр дә әйткәнем бар hәм тагын кабатлыйм: мин Президент булганда бездә андый төшенчәләр булмаячак, "әти" hәм "әни" генә булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса