Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Васил Шәйхразиев: Конституциягә төзәтмәләр кертү туган телләрне үстерергә ярдәм итәчәк

Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе Бөтенроссия тавыш бирүләрдә катнашты.

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты. Ул Казанның 3 нче гимназиясе бинасында урнашкан участокка килде.

Сайлау пунктына кергәндә аның тән температурасын үлчәделәр һәм шәхси саклану чаралары да бирделәр. Сайлау участогына Васил Шәйхразиев гаиләсе белән килде.

«Бу вакыйганы без күптән көттек һәм әзерләндек. Бөтендөнья татар конгрессында Конституцияне яңарту кирәк дигән карарга килдек", - дип ассызыклады спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, 2010 елда халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, Россиядә 5,3 млн татар яши, халык саны буенча илдә бу - икенче урын.

«РФ Конституциясен яңарту буенча тәкъдим ителгән вариантның эчтәлеге турында сөйләшкәндә, без анда милли республикаларга, телләргә, укуга басым ясалуын яхшы аңлыйбыз. Пенсия белән тәэмин итү, яшьләр, ял итү, эш ягыннан тәкъдимнәр бик мөһим. Нигездә, соңгы айларда без яңартылган Конституция проектына кертелгән үзгәреш һәм тәкъдимнәрнең инде кайберләре үтәлә башлавына инандык. Шуңа күрә бу, чынлыкта, алдагы көнгә ышаныч. Бүгенге көнгә таянып, без иртәгәсе көн нигезен булдырабыз диярлек», - дип ассызыклады Шәйхразиев.

Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе билгеләп үткәнчә, республикада бюллетеньнәр ике дәүләт телендә - татар һәм рус телләрендә бастырылган. Аның сүзләренчә, милли республикалар өчен Конституция туган телләрне үстерү мөмкинлеге бирүче таяныч булуын тагын бер кат раслый.

Исегезгә төшерәбез, тавышны 1 июльгә кадәр бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса