Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә үзәк урамнарны төзекләндерү эшләре башланды

Татарстанның кече шәһәрләрендә әһәмияте буенча үзәк һәм икенчел урамнар төзекләндереләчәк.

Татарстанның кече шәһәрләрендә һәм авыл җирлекләрендә паркларны һәм скверларны төзекләндергәннән соң үзәк һәм икенчел урамнарны төзекләндерә башлаячаклар. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев сөйләде.

«Әлегә Казанда ремонтланырга тиешле парклар бар. Кече шәһәрләр һәм авыл киңлекләре буенча без инде урам челтәренә күчәбез. Хәзер үзәк урамнар төзекләндерелә, киләчәктә әһәмияте буенча икенчел урамнарга да күчәргә планлаштырабыз», — диде Ярмиев.

Балтач һәм Әлмәттә үзәк урамнарны төзекләндерү эшләре башланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса