Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Туган яктан илһам алып

Әллә укытучы һөнәре шагыйрә итә, әллә инде шагыйрьлеккә укыта торган уку йорты булмаганнар шул уку йортына бара... Бу табышмак булып кала бирә.

Безнең төбәктәге хатын-кыз шагыйрәләр, нигездә, барысы да укытучылар. Ул электән шулай: С.Сөләйманова, Э.Мөэминова, К.Булатова. Аларга дәвамчы булып Н.Сабирҗанова, З.Захаровалар килде. Шулар янына Г.Галләмова иҗаты да өстәлде.

Гүзәлия Галләмованың иҗаты да, үзе дә күпләргә таныш. Балалар дөньясы белән яшәүче шагыйрә аларның хис-кичерешләрен, уй-хыялларын бик тиз тотып ала. Гүзәлия ханым үзенең шигырьләре белән балаларда туган җирләренә, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияли, мәрхәмәтле, шәфкатъле булырга чакыра.

Әниләр, туган як, авыл, туган нигез, туганлык хисләрен саклау темалары белән ул балалар һәм өлкәннәр күңеленә һәм аларның эчке дөньясына үтеп керә белә.

Аны балалар бакчаларына, мәктәпләргә, китапханәләргә, очрашуларга еш чакыралар. Ул аларның көтеп алынган кунагы. Нәниләр һәм укучылар Гүзәлия апаларының шигырьләрен яратып сөйлиләр. Шигырь бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар алалар.

Гүзәлия мәктәптә укыганда ук иҗатка тартыла. Яңа Кәшер мәктәбендә танылган шагыйрә Клара Булатова дәресләрен тыңлап, аның үзенең дә күңе-лендә шигъри бөреләр уяна.

Ул иҗади гаиләдә үсә. Абыйсы Атлас Гафиятов республиканың танылган журналисты, «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, дүрт китап авторы. Апасы Нәфисә Баязитованың да ике шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Мәшәкатьле авыл тормышында кайнап, һәр көннең һәр мизгеленнән матурлык, ямь табып яши Гүзәлия Галләмова. Шул матурлыкны шигырьләрендә чагылдыра.

Шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтүче шигъри күңелле Гүзәлия ханымны ихлас котлыйбыз. Исәнлек, иҗат уңышлары телибез.

 

Белешмә. Гүзәлия Галләмова (Гафиятова) 1960 елның 25 октябрендә Әлмәт районы Сөләй авылында туа. Туган авылында сигезьеллык, Яңа Кәшердә урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, хезмәт юлын Илтән-Бута авылында математика укытучысы булып башлап җибәрә. Күп еллар Тайсуган мәктәбендә математика фәнен укыта. 20 ел Габдрахман авылы балалар бакчасында нәниләргә тәрбия һәм белем бирә.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса