Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайтаваз: Троллейбуслар санын арттыру кирәк

Илебездә бер мең кешегә 308 берәмлек җиңел автомобиль туры килә. Бу өч кешегә якынча бер машина дигән сүз.

Әлмәт тә транспорт белән тәэмин ителеш буенча алдынгы урыннарны били. Әмма шулай булса да, җәмәгать транспортына да ихтыяҗ зур. Соңгы араларда троллейбусларда йөрү куркынычка әйләнә бара.

«Әлмәт таңнары»ның 28 август санында троллейбуста күзәтелгән бер проблема яктыртылган иде инде. Бүген сүз башкасы хакында булса да, иң әүвәл әлеге темага да тукталып үтәсе килә. Анда тукталышларның ничек игълан ителүе, татарчаларының камил булмавы искәртелгән иде. Без оныгым белән атнасына дүрт тапкыр троллейбуска утырып, сәнгать мәктәбеннән кайтабыз. Тукталыш исемнәре яңгыраган саен (автоинформатор кайбер авазларны дөрес әйтми, сакаурак килеп чыга) оныгым миңа ялт итеп карап, елмаеп куя. 200 меңнән артык кеше яшәгән, шуның 100 меңнән артыгы татар булган Әлмәттә чиста итеп русча һәм татарча әйтә белүче кеше юк микәнни ул?

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Чынлап та шулай икән. Җәяү йөргәндә җәмәгать транспортына, халыкның зарларына әллә ни игътибар ителми иде. Монда тормыш үзгә. Бер тукталыш арасында сөйләшүләрдән кешенең ничек яшәгәнен, балаларының ниндилеген, оныкларының ничек укуын, күршесенең, танышларының язмышларын белеп бетерергә була. Сүгенүчеләре дә, ризасызлык белдерүчеләре дә байтак. Күбесе урынлы. Бер мисал китереп узам. Элек 5 нче автобус «Яшьлек» микрорайонына кадәр йөри иде. Үзчикләүләрдән соң, белгәнебезчә, маршрутларга үзгәрешләр кертелде. Хәзер 5 нче маршрут автобусы «Панорама» сәүдә үзәге тукталышыннан кире борылып китә. Ә 7 нче троллейбусның А сы Төзүчеләр проспектыннан борылып, Шевченко буенча «Яшьлек»кә, 7 Б Ленин урамының азагына кадәр хәрәкәт итеп, Зарипов проспектына таба китә. Шәһәрдә авылдан, читтән килүчеләр дә шактый, өлкәннәр дә күп йөри. 7 нче троллейбус килеп туктаган саен «Базарга барамы?» дип сорыйлар. Шулай беркөнне 7 Б га утырып кузгалып киткәч, аның «Яшьлек»кә кадәр бармавы, Төзүчеләр проспектына борылып, «Радиоприбор» заводы ягына хәрәкәт итәчәге ачыкланды. Ә бит троллейбус йөртүченең микрофоны бардыр, мондый очракларда тукталышларда ишек ачылу белән маршрут үзгәрүе хакында кисәтсә дә була.

Коронавирус йоктыру куркынычы һаман да саклана. Автобуслар йөрмәгәч, «Яшьлек»кә баручы троллейбусларга йөкләнеш артты. «Пик» сәгате, ягъни халык эшкә ашыга торган вакыт булмаса да, троллейбуслар шыплап тулган. Аяк басар урын да юк. Монда ничек сакланырга, йөз йөзгә диярлек тиеп торганда маска гына ярдәм итмәс. Әлбәттә, пассажирлар контролерга ябырыла, җитәкчелеккә троллейбуслар санын арттыру кирәклеген җиткерергә куша. Контролер аларга «Халык контроле»нә язарга киңәш итте. Әлеге троллейбуста «Яшьлек», «Могҗизалар кыры», «Көнбатыш капка», «Дуслык» микрорайоннары, «Д» зонасында яшәүчеләр, Чистай ягына «попутка»га утырып кайтучылар, мондагы эре сәүдә үзәкләренә килүчеләр йөри. Троллейбуслар ихтыяҗны канәгатьләндереп бетерми. Бу проблеманы аларның санын арттырып яисә элеккеге кебек автобуслар җибәреп чишәргә иде.

 

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса