Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан буйлап игелек атлый

Штрафларны — игелекле эшкә. «Татнефть» Компания үзенең хәйрия фонды аша республикабызның көньяк-көнчыгышында мохтаҗ кешеләр өчен чираттагы «Игелек җыелмалары» туплады. 10 мең данә азык-төлек җыелмасы Компания объектларында эшләүче подряд оешмаларына салынган штраф санкцияләре суммалары исәбенә формалаштырылган иде.

Һәр җыелмада — гаиләгә туклану өчен иң кирәкле 10 килограмм продуктлар. Болар — макароннар, ярмалар, тушенка, балык консервалары, шикәр, көнбагыш мае, куертылган сөт, чәй, казылык эшләнмәләре, «Татнефть-УРС» пешекчеләре көче белән әзерләнгән кул токмачы. Җыелмалар Алабугага, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Җәлилгә китте, шулай ук 2–3 көн эчендә Әлмәттә дә бүленәчәк.
 
«Игелек җыелмалары» төялгән КамАЗларның берсе Зәйгә китте. «Татнефть» бүләкләрен каршы алучылар арасында Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков та бар иде.
 
«Татнефть»кә шундый ярдәм өчен зур рәхмәт, — диде ул. — Бу искиткеч, бик вакытлы һәм бик кирәкле башлангыч. Бүген без 600 җыелмага ия булдык, бу азык-төлекне безнең волонтерлар тиз арада барлык мохтаҗларга илтеп тапшырыр дип вәгъдә итәбез».
 
«Татнефть» беренче тапкыр гына «Игелек җыелмалары» тапшыруны оештырмый. Беренче «дулкында » иң кирәкле продуктларны 12 мең гаилә алды, хәзер бу сан тагын 10 меңгә артты.Азык-төлек алучылар исемлегендә — ялгыз пенсионерлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр, күп балалы, шулай ук авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләр, республикабызның көньяк-көнчыгыш һәм Кама аръягы уку йортлары студентлары.
Рәмис ӘМИНОВ
Наил Гатауллин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса