Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә "Татнефть" яшьләр комитеты лидеры тавыш бирде

Нефтьчеләр башкаласында икенче көн республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын вакытыннан алда сайлаулар дәвам итә.


Шәһәр һәм районның  116 участогында санитар-эпидемиологик таләпләр гамәлдә: сайлау комиссияләре әгъзалары битлек һәм перчаткаларда эшли, һәр тавыш бирүченең кергәндә тән температурасын үлчиләр.

Бүген «Татнефть» компаниясенең яшьләр комитеты лидеры Дмитрий Несмин да үз тавышын бирде. Ул сайлауларда катнашу республиканың һәр кешесе өчен бик мөһим, дип саный. Барлык гражданнар да актив гражданлык позициясен күрсәтергә һәм үз киләчәкләрен сайларга тиеш фикердә.
"Мин Татарстан җитәкчелегендә көчле лидер күрергә телим һәм аны үзем сайлыйм. Асылда, кешенең кем өчен тавыш бирүе мөһим түгел, иң мөһиме, аның тавыш бирү хокукы бар, аңа  сайлау участогына килергә генә кирәк. Бөтен республиканың язмышы хәл ителгәндә, читтә калырга ярамый", - дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса