Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда тавыш бирүнең беренче көннәрендә хокук бозулар ачыкланмаган

“Чиста сайлаулар өчен” күзәтүчеләр корпусының төбәк үзәге тавыш бирү барышында мөмкин булган хокук бозулар турында мәгълүмат җыя.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең беренче көннәрендә Татарстанда хокук бозулар ачыкланмаган. Бу хакта ТР Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә ТР буенча “Чиста сайлаулар өчен” күзәтүчеләр корпусының төбәк координаторы Павел Соломонов белдерде.

Күзәтүчеләр корпусының төбәк үзәге көн саен барлык сайлау участокларыннан мөмкин булган хокук бозулар турында мәгълүмат җыя, дип билгеләп үтте “Чиста сайлаулар өчен” корпусы” гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкиле Тимур Какохо.

Ул тавыш бирү барышында мөмкин булган хокук бозулар турында социаль челтәрләрдә ике мәгълүмат барлыкка килүен җиткерде. Беренче шикаять журналистка сайлау участогында эшләүгә юл куймау белән бәйле булган.

“Аңа беркем дә чикләүләр белдермәгән. Күзәтүче сүзләренә караганда, журналист сайлау участогында урна янына килгән. Аның саклану чаралары булмаган. Урнаны фотога төшерергә теләгән. Соңыннан ул участоктан киткән”, - дип сөйләде Тимур Какохо.

Моннан тыш, сайлау участокларында урналарның махсус ябулы булмавы турында мәгълүмат килгән. Әмма әлеге урна сайлауларда кулланылмаган, ул хуҗалык бинасында буш торган булып чыккан.

Бүген Россия төбәкләрендә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең өченче көне уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса