«СМП-Нефтегаз» АҖ - Татарстан Республикасының легендар брендлары исемлегендә
ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан республика халкы Татарстанның 100 легендар брендын сайлый.
«Татарстан Республикасының легендар брендлары» масштаблы проектында тавыш бирү 20 февральдә башланып китте. Сәнәгать тармагын тәкъдим итүчеләр арасында Әлмәтнең «СМП-Нефтегаз» акционерлык җәмгыяте дә бар.
Ул Татарстан Республикасының кече нефть компанияләренең берсе, нефть һәм газ табу, эшкәртү, нефть продуктлары сату белән шөгыльләнә. Аның тарихы 1991 елда нефть табу объектларына илтүче юлларга вак таш җәю кооперативы булдырылгач башланып китә.
2002 елда компания Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында бердәнбер җиңел сәнәгать предприятиесе булган Әлмәт оек-оекбаш фабрикасы сатып ала. 2003 елдан башлап «Алсу» фабрикасы продукциясе «Носкофф» сәүдә маркасы астында чыга башлый. Бүген аның оекбаш эшләнмәләренә республикада гына түгел, бөтен Россия буенча ихтыяҗ зур.
2003 елда «СМП-Нефтегаз» АҖ составына Н.Е. Токарликов исемендәге терлекчелек комплексы да кертелде. Әлеге дәвердә «СМП-Нефтегаз» компаниясе хуҗалыкка якынча 300 миллион сум инвестиция керткән. Бүген дә акчалата, техника белән һәрдаим ярдәм күрсәтелә.
Компаниянең тагын бер проекты - «Европа - Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршруты төзелеше. Ул Россия, Казахстан, Урта һәм Көнчыгыш Азияне үзара тоташтырачак.
«СМП-Нефтегаз» АҖ өчен http://100brand.ru тавыш бирергә мөмкин.
Тавыш бирү 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстанның гасырлык тарихын билгеләгән 100 брендны ачыклаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа