Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлау көннәрендә татарстанлылар 36 смартфон ота ала

11-13 сентябрь көннәрендә «Мой Татарстан» челленджында катнашучы сайлаучылар арасында отышлы уеннар узачак.

Бу көннәрдә 36 смартфон да уйнатыла. Җиңүчеләрне туры эфирда очраклы саннар генераторы ярдәмендә сайлап алачаклар. Бу хакта «ВКонтакте»да Татарстан Республикасының рәсми берләшмәсендә хәбәр ителә.

Аларны оту өчен татарстанлыларга үз сайлау участогында фотога төшәргә һәм аларны социаль челтәрләргә («Инстаграм» яки «ВКонтакте» аккаунтлары - алар ачык булырга тиеш) #МойТатарстан хештегы белән урнаштырырга кирәк.

11 һәм 12 сентябрьдә смартфоннарны уйнату сәгать 9 дан кичке 8 гә кадәр «Вконтакте»да «МойТатарстан» фотомарафоны берләшмәсендә, 13 сентябрьдә Татарстан Республикасының "ВКонтакте"дагы рәсми берләшмәсендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса