Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РФ Вице-премьеры Владимир Путинга илкүләм проектларны үтәү буенча штабның беренче эш тәҗрибәсе турында сөйләде

Төзелеш өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча координацион штаб төзү карарлар кабул итү һәм мәгълүмат алмашу вакытын кыскарту мөмкинлеге биргән. Бу хакта Россия Вице-премьеры Марат Хөснуллин Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда хәбәр иткән дип яза Кремль матбугат хезмәте.

Әлеге штабка барлык төбәк хакимиятләре, губернаторлар, федераль хакимиятнең барлык органнары да  керә. 
"Без көн саен эш тәртибендә хезмәт куябыз, атнага бер тапкыр селектор киңәшмәсенә җыелабыз. Сораулар бик күп, - дигән Марат Хөснуллин.

Штаб кайбер мәсьәләләрне оператив хәл иткән. Мисал өчен, Иркутск өлкәсендә ташкын нәтиҗәләрен бетерү өчен өстәмә финанс ярдәме бүлеп бирелгән. 
 
Марат Хөснуллин Владимир Путинга социаль-икътисади күрсәткечләрнең түбән дәрәҗәдә булган төбәкләрне үстерү программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләгән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса