Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайбер шәхси эшмәкәрләргә реестрдан төшеп калу яный

Эшчәнлек алып бармаучы шәхси эшмәкәрләрне реестрдан төшереп калдырачаклар.

Сүз 15 айдан артык салым отчетын тапшырмаган, патент гамәлдән чыккан көннән 15 ай үткән һәм шул ук вакытта салымнар буенча бурычлары түләнмәгән эшмәкәрләр турында бара.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 сентябреннән «Россия Федерациясенең аерым законлы актларына үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керде.

Шәхси эшмәкәрне ЕГРИПтан төшереп калдыру турында салым органы карары «Вестник государственной регистрации» журналында хокуклар һәм законлы мәнфәгатьләргә кагылучы кредиторларның һәм башка затларның гаризаларын җибәрү тәртибе һәм вакытлары турындагы белешмәләр белән бергә басыла. Мондый гаризалар басылганнан соң бер ай эчендә теркәү органына тапшырылырга мөмкин. Бу очракта эшмәкәрне ЕГРИПтан чыгару турында карар кабул ителми. Әгәр гариза теркәүче органга килмәсә, ЕГРИПка салым органы карары буенча шәхси эшмәкәрне төшереп калдыру турындагы язма кертелә. Шунысын да искәртик, салым органы карары буенча ЕГРИПтан төшереп калдырылган һәм яңадан шәхси эшмәкәрләр булырга теләгән физик затлар, ЕГРИПтан төшереп калдырылганнан соң, бу сыйфатта яңадан өч ел узгач кына теркәлә алачак. Шуңа күрә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару теләге булса, бу хакта салым органына мөстәкыйль хәбәр итәргә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса