Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлыларны Идел буе федераль округы балалар йортлары онлайн-фестивалендә катнашучыларга ярдәм итәргә чакыралар

2020 елда Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга районнары һәм Казан шәһәренең Идел буе районыннан 17 бала катнашачак.

Санитар-эпидемиологик хәл катлаулы булу сәбәпле, "Балачакны кайтарырга" балалар йортларына ярдәм итү буенча Округ фестивале беренче тапкыр дистанцион форматта узачак.

Чарада Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Алабуга районнары һәм Казанның Идел буе районыннан 17 бала катнашачак. 2020 елда проектта Идел буе федераль округы төбәкләреннән 12-18 яшьлек 260 ятим бала катнашачак.

Фестивальнең максаты - Идел буе федераль округы балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга социаль адаптациядә ярдәм итү, алар өчен һөнәри юнәлеш бирүче, танып-белү, мәдәни һәм спорт характерындагы чаралар оештыру, һәр катнашучының потенциалын үстерү.

Интеллектуаль уенны, округ күргәзмәсен һәм гала-концертны үз эченә алган чара 24-25 октябрьдә узачак. Катнашучыларның чыгышларын карарга һәм Ошаган эшләрне Россия Федерациясе Президенты фестиваленең сайтында бәяләргә мөмкин.

"Барлык тамашачылар (сайтка килүчеләр) өчен оештыручылар (Башкортостан Республикасы) республика буенча виртуаль тур, милли башкорт ашларын әзерләү буенча кулинар мастер-класс, йолдыз белән бию флешмобы — танылган музыкант-мультиинструменталист-ZAINETDIN проекты этно-шоу әзерләгән иде»,-дип билгеләп үтә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса