Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсиясе үзенә дә, башкаларга да җитә

Газетабызның якын дусты, хәйрияче Мирсәет Сәйфиев безне гаҗәпләндерүен дәвам итә.

Ул «Әлмәт таңнары» укучыларына әлмәтлеләрне һәм Габдрахман халкын үз акчасына газетабызга яздыручы буларак билгеле. Алдагы саннарда хәбәр иткәнебезчә, Мирсәет абый быелның икенче яртыеллыгына Әлмәттә яшәүче 10 кешене, 10 габдрахманлыны «Әлмәт таңнары»на яздырды. Хәләл пенсия акчасына! «Күңелең киң булганда, акчаны җиткерергә була, татар басмасын бетермәскә кирәк», ди ул. Шуңа да үзеннән һәр яртыеллыкта өлеш кертергә ашыга. Әмма бу юлы ул изге гамәлен тагы да арттырды һәм редакция аша тагын 10 кешене газетабызга яздырды. Шулай итеп, Мирсәет абый ярдәме белән барлыгы 30 әлмәтле июль аеннан башлап «Әлмәт таңнары» аша ил-көн хәбәрләре белән танышып барачак. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, Мирсәет абый!

Гөлназ Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса