Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәбир Иштирәков: "Сугышта катнашучыны тәнкыйтьләү — ул аны мыскыл итү"

ТР ветераннары төбәк иҗтимагый оешмасының республика Советы рәисе Хәбир Иштирәков Алексей Навальный гаепләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменконы яклап чыкты.

"Һәркем, шул исәптән Алексей Навальный да төрле мәсьәләләр буенча үз фикерен әйтергә хокуклы. Теләсә нинди сәбәп буенча чыгыш ясарга була, хакимиятне, кешеләрне дә тәнкыйтьләргә мөмкин, әмма безнең өчен изге булган кешеләр категориясе бар. Бу барыннан да элек сугыш ветераннары. Миллионлаган кеше үз тормышын безнең ил өчен корбан итте, ләкин  үз фикере булган кешене, бигрәк тә сугыш катнашучысын тәнкыйтьләү — ул аны мыскыл итү", — дип ассызыклаган Хәбир Иштирәков.

Ул әлеге сүзләр Бөек Ватан сугышы ветеранына мораль яктан зыян китерергә мөмкин булуын да әйткән.

Моңа кадәр Алексей Навальный Россиянең Russia Today халыкара мәгълүмати каналында ролик урнаштырган.  Видеороликта Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүне хуплап,  чыгыш ясаучы танылган кешеләрне ул "хыянәтче" һәм "сатлык холуйлар" дип атаган.

Алар арасында Бөек Ватан сугышы Игнат Артеменко да чыгыш ясаган. Навальный аны сатлыкҗан дип атаган.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса