Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә музыкаль марафон вакытында үзгәрешләр була

Бүген, 12 сентябрьдә, Әлмәттә музыкаль ярыммарафон уза.

Төрле төбәкләрдән килгән профессиональ һәм һәвәскәр йөгерешчеләр 1, 3, 10 һәм 21,1 километрга йөгерәчәк, шулай ук балалар арасында «TIMERKIDS» узышы да оештырыла. Оештыручылар ярыш вакытында шәһәрнең кайбер урамнары ябылып торачагын хәбәр итә.

9.30-18.00 сәгатьләрдә Ленин-Мәрҗани урамнары киселешеннән Ленин урамы-Төзүчеләр проспекты боҗрасына кадәрге участок;

11.00-18.00 сәгатьләрдә Ленин урамы («Панорама»дан АГНИга кадәр), Мәрҗани урамы (Шевченко урамыннан Җәлил урамына кадәр), Гагарин урамы (Ленин урамыннан Белоглазов урамына кадәр), Чехов урамы (Ленин урамыннан Совет урамына кадәр), Шевченко урамында (Мәрҗани урамы киселешеннән «ТАКПО» кунакханәсенә кадәр) машиналар хәрәкәте чикләнеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса