Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Муниципаль берәмлекләр Татарстанның иң югары дәүләт бүләгенә ия булырга мөмкин

Бүген ТР Дәүләт Советында кабул ителгән закон проекты буенча республиканың иң югары дәүләт бүләге саналган "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" ордены белән аерым кешеләр генә түгел, ә муниципаль берәмлекләр дә бүләкләнә алачак. Бу хакта закон проекты бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында кабул ителде.

2004 елдан әлеге орден югары казанышлары булган аерым кешеләргә бирелгән.

2016 елда дәүләт бүләге белән икътисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать, спортны үстерүдә, илнең оборона сәләтен һәм хокук саклауны ныгытуда зур казанышларга ирешкән оешмаларны һәм аның бүлекчәләрен бүләкләү мөмкинлеге кертелә.

"Муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче һәм эшләүчеләр уртак хезмәтләре белән шулай ук зур уңышларга ирешәләр. Территориядә яшәүчеләрне берләштерү, максатлар кую, югары нәтиҗәләргә ирешү буенча максатчан эш алып баруны җирле үзидарә органнары да тәэмин итә", — диде үз чыгышында депутат Римма Ратникова.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/20-02-2020/rayon-sh-rl-rg-tatarstan-respublikasyny-i-yugary-d-l-t-b-l-ge-tapshyryla-alachak-5723989

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса