Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Малькевич сайлау участогында тагын бер кат сәламәтлеген тикшергән

Федераль эксперт Татарстанны “цифрлы мода законнары чыгаручы” дип атады.

РФ Иҗтимагый палатасының РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек буенча эшче төркем әгъзасы, милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич бүген КАИ бинасындагы 42 нче сайлау участогында РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты.

“Без, илебезнең киләчәген билгеләп, Россиянең төп законына төзәтмәләр өчен тавыш биреп, зур эш башкарабыз. Конституциягә кертелгән төзәтмәләрдән соң, күп санлы законнар һәм норматив актлар безнең хокукларны үстерәчәк”, - диде федераль эксперт.

Александр Малькевич билгеләп үткәнчә, Казанда ул сайлау участогындагы эшнең оештырылуыннан канәгать калган. Кунак “биредә тагын бер кат үз сәламәтлеген тикшердем”, дип билгеләп үтте. Тавыш бирер алдыннан ул шәхси саклану чараларына да ия булган. Малькевич Казанда сайлау участогында дезинфекциянең бер генә минутка да туктатылмавын, тавыш бирүнең дөрес оештырылуын һәм куркынычсыз булуын билгеләде.

Кунак Мәскәү һәм Питердагы дуслары аңа ак көнләшү белән карар дип шаяртты, чөнки Казанда ул ике дәүләт телендә - рус һәм татар телләрендә язлыган бюллетеньдә тавыш бирде. Малькевич шулай ук дәүләт хезмәтләре порталының электрон цифрлы сервислар куллануның гадилеген һәм уңайлылыгын шәхси мисалында раславын әйтте.

Малькевич тиздән электрон тавыш бирүнең республикада гамәлгә кертеләчәген билгели, республиканы “цифрлы мода законнары чыгаручы” дип саный. Әйтик, үзизоляция режимы вакытында биредә беренче тапкыр цифрлы пропуск гамәлгә кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса