Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Муса Җәлилне искә алдылар

Иртәгә илебез татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Быел аның тууына 114 ел.

Бүген Әлмәтлеләр күркәм традиция буенча шәһәребезнең үзәк урамында урнашкан стела янына җыелды. 

Муса Җәлилне искә алу чарасына шагыйрьләр һәм язучылар, мәктәп укучылары, студент халкы, татар телчеләре һәм шагыйрьнең иҗатына чын мәгънәсендә гашыйк булган тугры укучылары җыелды. Аларның һәрберсе бөек шагыйрьгә карата хөрмәтен белдерде. 


Район башлыгы Тимур Нагуманов үз чыгышында быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтүгә басым ясап, якташларыбыз батырлыкларын искә алуның аеруча мөһим булуын әйтте. 


Әлмәтлеләр Җәлил һәм аның көрәштәшләрен бер минут тынлык белән искә алды. Стела кызыл кәнәфер чәчәкләренә күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса