Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт юлларында 10 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге тарафыннан «Автобус» оператив-профилактик чарасы үткәрелде.

Биредә инспекторлар пассажирларны йөртү, шоферларның тиешле документлары булу, рейска чыгар алдыннан медицина тикшерүе узу, автобусларның техник торышын тикшерү, тахографлар булуына һәм аның төзеклегенә аерым игътибар бирде. 


Операция барышында 20 машина йөртүче тикшерелде. Түбәндәге кагыйдә бозу очраклары ачыкланды: төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә итү (6 очрак), тиешле документлар булмау (2 очрак), дәүләт теркәү билгеләре чиста булмау (2 очрак).

 

Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса