Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр игелекле акциягә кушыла ала

Татарстанлыларны 20 июньнән алып 15 сентябрьгә кадәр IX Бөтенроссия «Добровольцы – детям» акциясендә катнашырга чакыралар. ⠀

Анда балалары булган гаиләләр, гражданнарның инициативалы төркемнәре, балалар, волонтерлар, үзара ярдәм күрсәтү буенча балалы гаиләләр берләшмәләре, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар учреждениеләрен тәмамлаучылар, РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, коммерциячел булмаган оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала.

Акцияне уздыру өчен төбәкләрдә оештыру комитеты булдырыла. Ахырдан 8 номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Акциянең оештыручысы - авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды.

Катнашу турында тулырак мәгълүматны фонд сайтында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса