Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакчабызда алтын көз

Һәр ел фасылы үзенә бер матурлыкка ия. Шул ел фасыллар арасында, үзенең мул уңышы, алтын-сары төстәге буяулары белән көз айлары аеруча матур була.

Барлык дөньяны алтын төскә буяп, безнең Түбән Мактама бистәсендә урнашкан 64 нче “Солнышко” балалар бакчасына да көз килеп керде. Шул матур көннәрнең берсендә, без балалар белән урамга чыктык. Урамдагы матурлыкка таң калып, бераз тынып калдык. Урамдагы агачлар төрле төскә буялганнар, ә яфраклар аз гына җил исеп китсә-коелып төшәләр дә җир төрле төстәге яфраклар белән түшәлә. Аяк атлаган саен шыгыр-шыгыр коры яфрак тавышы ишетелә.

Ә балалар игътибарын, аеруча, миләш агачы җәлеп итте. Аның яфраклары да, җимешләре дә кып-кызыл, ут булып янып торалар. Без балалар белән аның җимешләрен, яфрак төзелеше белән таныштык. Миләш агачының кирәклеге, аның җимешләренең файдасы турында сөйләштек. Кыш көне кошлар өчен азык булып торуы турында да онытмадык.

Көзге табигать белән хозурланып вакыт үткәнен дә сизми калганбыз.

“Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә” - дигән сүзләр белән төркемебезгә кереп киттек.

 

Тухватуллина З.Н.

64 нче “Солнышко”балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса