Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт шәһәр пляжы коену сезоны ачылуга әзер

Бүген Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Instagram да турыдан-туры эфирда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе башлыгы Валерий Грязнев белән әңгәмә уздырдылар.

Шәһәр пляжында төзекләндерү эшләре башкарылганын, водолазлар белән йөзү зонасы тикшерелүен һәм аның тулысынча ял итүчеләрне кабул итәргә әзер булуын хәбәр итте Валерий Грязнев.

Әмма чикләүләр режимын төшерүнең өченче этабына кадәр шәһәр күлендә сукоену ярамый.

Валерий Грязнев суда бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен мобиль төркемнәр оештырылуын билгеләп үтте, алар сулыкларда һәм пляжда йөрү кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрергә һәм бозучыларны штрафка тартырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса