Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дөньяда хатын-кызларның роле турында татар кызлары видео-ролик төшергәннәр

Социаль челтәрләрдә Татарстан кызлары төшергән видеоның популярлыгы арта бара, ул һәр хатын-кызга дөнья өчен ничек мөһим булуын искәртү өчен кирәк. Илһамландыручы видео төрле хатын-кызларның тормышын коронавирус пандемиясе ничек үзгәрткәнен, киләчәккә нинди өметләре барлыгын һәм дөнья турында уй-фикерләрен күрсәтә. 

Роликның героинялары "Иртәгә нәрсә булачак? Балаларым нинди дөньяда яшәячәк?" дигән сорауларга җавап беләсе килә. Хатын-кызлар өчен яхшы киләчәккә өмет кенә аз - аларга ышаныч кирәк, диләр. Моның өчен тормышыңны үз кулыңа алырга, кыюрак булырга һәм дөресен сайлау кирәк. 

Роликта дүрт герой кыз. Аларның сурәтләре төрле, ләкин һәр кыз үзен аларның һәрберсендә таный ала.

Роликка идеяне ТР Яшьләр парламенты Рәисе, «Ел хатын-кызы - 2019» исеменә ия булган Нина Шимина биргән.

"Һәр көнне хатын-кызлар күп кенә карарлар кабул итә – беренче карашка аз гына дип тоелырга мөмкин. Без еш кына үз ролебезне ким күрәбез, глобаль мәсьәләләрне хәл итү – ир-атларның эше, дип саныйбыз. Бу инде күптән алай түгел. Без социаль һәм сәяси тормышта актив катнашабыз, без мәдәният, фән һәм мәгариф үсешенә йогынты ясыйбыз», - дип язган Нина үзенең инстаграмдагы роликына шәрехләрендә. 

"Пандемия вакытында Татарстан Президенты янәшәсендә  кемнәр булганын карагыз әле: Ләйлә Фазлеева, Марина Патяшина, Эльмира Зарипова. Яки карагыз әле, беренче карашка йомшак кына хатын-кыз Татарстанда җәмәгать киңлекләренең нинди булырга мөмкинлеге турындагы барыбызның күзаллауларын ничек үзгәртте. Һәм моңа мисаллар бик күп!» - ди Шимина.

Ролик авторлары фикеренчә, Татарстанда актив, битараф булмаган, рухландыручы хатын-кызлар яши. 

"Көндәлек эшләрдә, рутинада безнең нинди көчле, акыллы һәм тәвәккәл булуыбызны онытканда, миңа моңсу, - ди Нина Шимина. - Без Виктория Юдина белән @vika_nika_kzn һәм Карина @karinaablieva белән берлектә әлеге мотивацион видеоны төшердек. Без бу дөньяда мөһим! Безнең һәр карарыбыз мөһим. Шуны исегезгә төшерәсебез килгән иде. Чөнки безнең һәм балаларыбызның нинди дөньяда яшәве һәрберебездән тора".
Видео социаль челтәрләрдән файдаланучылар арасында киң таралыш алды - кызлар бер-берсен хуплый һәм #женщинымогутвсе #сделайсвойвыбор хештеглары белән ролик урнаштыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса