Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайтаваз - Һәр татар мәктәбенең гимны ул

«Әлмәт таңнары»ның 11 сентябрь санында чыккан «Бу җыр – безнең яшьлегебез» мәкаләсе әлмәтлеләрне балачак елларына алып кайтты

Мәктәп еллары - иң борчусыз, мәшәкатьсез, бәхетле чак. Аны һәркем бүгенгедәй хәтерли. Шагыйрә Энҗе Мөэминова сүзләренә Ифрат Хисамов иҗат иткән «Укытучыма» җыры турында сүз кузгаткач, бик күпләрнең күңелләрендә якты хатирәләр уянды, яңа теләкләр калкып чыкты. 
– Мин дә бит Габдрахман кызы, шул мәктәп укучысы, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова. – Мәктәп еллары һәр кеше өчен балачакның онытылмас мизгелләре, яшьлек хатирәләре белән сугарылган кадерле һәм матур чор. Мин туган җирем Әлмәт районының йөзек кашы - данлыклы Габдрахман авылы булу белән дә бик бәхетлемен. Хөрмәтле укытучыларым биргән белем, тормыш сабаклары мине гомерем буена озата бара. Аларга чиксез рәхмәтлемен. Мәктәп елларын искә төшергәндә, әлбәттә, Энҗе апа Мөэминова аерым урын алып тора. Татар әдәбиятының хәзинәсе булган иҗаты, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган күпьеллык хезмәте белән меңәрләгән укучының ихтирамын яулаган олуг шәхес ул. Аның белән аралашуыма шатмын, үземне бәхетле дип саныйм һәм чиксез горурланам. Без кечкенәдән Энҗе апаның шигырьләрен укып, яттан сөйли идек. Мәдәният институтына укырга кергәндә дә мин аның «Әткәм чүкеченең тавышы» дигән шигырен сайлаган идем. Ә «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» җырына килгәндә, ул габдрахманлылар өчен генә түгел, барлык Татарстан укучылары өчен мәктәп гимнына әверелде. Бу җырны без Белем бәйрәмендә дә, Укытучылар көнендә дә, «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә дә башкара идек. Инде күп еллар узса да, «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» җыры аша үземнең туган мәктәбем, укытучыларым, кулларына аллы-гөлле чәчәкләр тоткан, ак альяпкыч япкан классташларым, ак бантлы, беркатлы балачагым күз алдыма килеп баса.
Күңелемдә йөргән бер теләк бар минем: мәктәбемә кайтып, классташларым, авылдашларым белән җыелышып, яңадан шул җырны җырлыйсы иде. Бу бәлки күптән түгел генә ачылган Укытучылар аллеясында булыр. Күз алдына китерегез әле, һәр класс үз чыгарылыш елы язылган урынга басып «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» җырын суза. Ә килә алмый калган авылдашлар туры эфир аша кушылалар, еллар аша узып, балачакларына кайталар. 
Чыннан да, Ландыш ханымның әлеге фикере бик кызыклы, бик тә заманча. Әлеге җыр татар мәктәбенең гимны икән, нигә әле аны барлык мәктәпләрдә дә бергә җыелып җырлауны традициягә әйләндермәскә?! Безгә белем һәм тәрбия биргән укытучыларыбызга мәдхия җырлауга кем каршы булыр икән. 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса