Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт музыка көллиятендә капиталь ремонт бара

«Мәдәният» милли проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысаларында барлыгы 18 мәгариф учреждениесе: 17 балалар сәнгать мәктәбе һәм Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте реконструкцияләнәчәк.

Моның өчен 580,12 миллион сум акча бүлеп бирелгән, шуларның 249,47 млн сумы федераль һәм 330,65 млн сумы республика бюджетларыннан бирелгән.

Проект буенча, әлеге объектлар уку елы башында үз ишекләрен ачачак. Шулай ук 2020 елда 11 балалар сәнгать мәктәбендә, шулай ук Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә матди-техник база яңартылачак.

Балалар сәнгать мәктәбенең 40 педагогы өзлексез белем бирү үзәкләре базасында квалификация күтәрүне уздылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса