Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан ителде

ТР Мәдәният министрлыгы идарәче кадрлар резервын формалаштыру буенча конкурс башлады.

ТР Мәдәният министрлыгы бәйгенең беренче этабын уздыру турында игълан итте.

Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр ТР Мәдәният министрлыгы идарәсе астындагы дәүләт мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең җитәкче вазифаларына идарә кадрлары резервына кертеләчәк.

Катнашу өчен теркәлүнең соңгы көне: 25 сентябрь.

Конкурста ничек катнашырга?
Документларны түбәндәге исемлек буенча тапшырырга:
1) конкурста катнашу өчен гариза;
2) анкета
3) паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ күчермәсе;
4) тиешле рәвештә расланган хезмәт кенәгәсенең күчермәсен һәм (яки) Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 66.1 нче маддәсендә билгеләнгән тәртиптә алынган хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр;
5) югары белем, һөнәри белем, өстәмә һөнәри белем турында диплом (яки) күчермәсе, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем турында документ;
6) 3x4 см зурлыгындагы ике фото;
7) учреждениенең эшчәнлеген үстерү буенча тәкъдимнәр (мөһерләнгән конвертта);
8) махсус форма буенча шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә:
Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33, 108 нче бүлмә (хокук һәм кадрлар эше бүлеге).

Кабул итү вакыты: 9.00-18.00 сәг.

Белешмәләр өчен телефон: 264-73-86.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса