Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә "IT-куб" белем бирү мәйданчыгы ачыла

Быел нефть башкаласында «IT-куб» ачылачак, анда мәктәп укучылары программалаштыру телләрен үзләштерә алачак.

Мәгариф мәйданчыгы «Мәгариф»милли проекты буенча төзелә. "IT-куб" Әлмәт политехника техникумы базасында 8-17 яшьлек мәктәп укучыларына тәкъдим ителәчәк. ⠀

Мәктәп укучылары кирәкле программалаштыру телләрен үзләштерә, мобиль җайланмалар өчен кушымталар яза, зур мәгълүматлар белән эшли һәм виртуаль чынбарлыкны булдыра алачак. Укуларның нәтиҗәсе булып мәгълүмати системаларны мөстәкыйль рәвештә эшли белү торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса