Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Интертат» Башкортстанда иң популяр татар сайты булды

Уфа төбәге буенча Liveinternet атна саен үткәрелә торган статистика нигезендә, «Интертат» Башкортстанның татар һәм башкорт сайтларыннан популяррак.

Liveinternet бәйсез аналитик хезмәте мәгълүматлары буенча, атна саен Башкортстанда «Интертат» сайты 14 меңгә якын уникаль кулланучыга йөри. Бу күрсәткеч әлеге республика территориясендә милли сайтлар арасында беренче урынга туры килә. Шулай итеп, «Интертат» татар телле сайты — Башкортстанда иң популяр татар ресурсы. 

Уфа төбәге буенча атна саен үткәрелә торган статистика нигезендә, «Интертат» Башкортстанның татар һәм башкорт сайтларыннан популяррак. Рейтингта икенче урында — «яшьлек» башкорт сайты, өченчедә-Башкортстанның «Өмет» татар телле сайты. 

«Интертат» сайты (intertat.tatar) — «Татар-информ»МА татар редакциясенең татар электрон газетасы.

Liveinternet мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә «Интертат» сайты Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда иң популяр татар сайты булып тора. Ай саен сайтны 134 меңнән артык уникаль кулланучы укый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса